ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакай Халыклар дуслыгы йорты яңа автобуслы булды

8 сентябрь 2019, 20:39 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакай Халыклар дуслыгы йорты яңа автобуслы булды Аны Ассамблея Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Татарстан Халыклар дуслыгы йорты каршындагы мәйданда Татарстан халыклар Ассамблеясы вәкиллекләренә микроавтобуслар тапшыру тантанасы узды. Азнакай муниципаль районы Халыклар дуслыгы йорты да әлеге бүләккә лаек булды, дип яза районның “Маяк” газетасы.

Аны Ассамблея Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Азнакай Халыклар дуслыгы йорты Татарстан Халыклар Ассамблеясы һәм башка районнарның Дуслык йортлары белән тыгыз элемтәдә. Ул район, республика күләмендәге чараларда актив катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10