ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗедә узган бакчачы көнендә 13 килолы кәбестә алып килгәннәр

8 сентябрь 2019, 19:31 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә узган бакчачы көнендә 13 килолы кәбестә алып килгәннәр “Бакчачы көне“ндә төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә район мәдәният бүлеге беренче тапкыр “Бакчачы көне“ уздырды. 13 килолы кәбестә, ярты килолы суган, берәр килолы бәрәңге, егермешәр килолы кабаклар һәм башка гигант яшечә үстергән авыл уңганнары мул уңыш алуның сере белән уртаклашты. Бу хакта район басмасы яза.

Чәчәк үстерүчеләр аллы-гөлле чәчәкләрдән матур гөлләмә ясадылар. Әлеге матур чарада катнашучыларны район башлыгы Валерий Макаров сәламләде, бакчачыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Һәркем үзенең уңышы турында йә шигырь сөйләде, йә җыр сузды.

Баянга кушылып та табигать матурлыгы, байлыгы турында җырлаучылар күп булды. Бәйрәмдә балалар да, Мәдәният хезмәткәрләре дә бик актив катнаштылар. Җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерделәр.

“Бакчачы көне“ндә төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Җиңүчеләр “Гигант яшелчә“ номинациясендә, “Чәчәк композициясе“ номинациясендә, “Табигать бүләге“ номинациясендә билгеләп үтелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10