ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сайлау көнендә Казанда транспортта бушлай йөрү һәм бәйрәм концерты оештырыла

8 сентябрь 2019, 07:30

Сайлау көнендә Казанда транспортта бушлай йөрү һәм бәйрәм концерты оештырыла Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, 8 сентябрьдә, бөтен Татарстан буенча VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Казанда тавыш биргән һәр кешегә "Мин тавыш бирдем!/Я проголосовал" беләзеген бирәләр.

Кәгазь беләзек җир өсте җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә. Моннан тыш, аның белән "Казан Арена" стадионы янында узачак концертны да карарга мөмкин булачак.

"Казан Арена" янында бәйрәм 14 сәгатьтә башлана. Анда спортның экстремаль төрләре буенча чыгышлар һәм киберспорт буенча ярышлар узачак. Төп сәхнәдә Татарстанның һәм Россиянең танылган музыкантлары – Гүзәл Уразова, ВИА "Волга-Волга", Дана Соколова, "Ночные снайперы" төркеме һәм Диана Арбенина, "Любэ" төркеме чыгыш ясаячак.

"Казан Арена" стадионы яныннан узып баручы җәмәгать транспорты маршрутларының эш вакыты 23.30 сәгатькә кадәр озайтылды.

  • 2019 елның 1 июленә Казанда 914 мең 348 сайлаучы исәпләнә. Шәһәр территориясендә 461 сайлау участогы оештырылган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10