ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” беренче читтә уйнау сериясен җиңү белән тәмамлады

8 сентябрь 2019, 07:11 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Ак Барс” беренче читтә уйнау сериясен җиңү белән тәмамлады 13 сентябрь “Ак Барс” хоккейчылары әлеге сезонның беренче өйдәге уеннарын үткәрәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Сочида читтә уйнау сериясен тәмамлады. “Сочи” – “Ак Барс” уенында 3:6 исәбе белән Казанлылар җиңү яулады.

Бүгенге уен бер минут тынлык белән башланды. 2011 елның 7 сентябрь көнендә Ярославль шәһәренең “Локомотив” хоккейчылары очкан самолет һәлакәткә эләгә. Ул көнне бер тулы команда составы һәлак була, бүген уен алдыннан алар искә алынды.

Беренче период. Икенче минутта 18 яшьлек һөҗүмче Дмитрий Воронков “Ак Барс” өчен беренче алкасын кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1). Дүртенче минутта Кирилл Петров “Сочи” капкасына гол кертте (0:2). 52 секунд үтү белән, күпчелектә уйнаганда, Канада хоккейчысы Меттью Фрэттин да “Ак Барс” өчен беренче голын кертә алды (0:3). Өч алка керттергәннән соң “Сочи” командасы капкачысын алмаштырды, Илья Проскуряков урынына Дмитрий Шикин чыкты.

Икенче период. Беренче минутта ук Владимир Ткачёв “Сочи” капкасына дүртенче алканы кертте (0:4). Икенче минутта “Сочи” уенчысы Никита Точицкий гол кертә алды (1:4). Дүртенче минутта Швеция һөҗүмчесе Микаэль Викстранд Континенталь хоккей лигасында “Ак Барс” өчен беренче алкасын кертте (1:5). Андрей Алтыбармакян – тугызынчы минутта “Ак Барс” капкасына алка кертүче уенчы (2:5).

Өченче период. Унынчы минутта Мальте Стрёмвалль “Сочи” өчен алка кертте (3:5). Уен ахырында “Сочи” капкасы буш калды һәм “Ак Барс” һөҗүмчесе Вячеслав Основин гол кертте (3:6).

Командалар составы:

“Сочи”
Проскуряков (Шикин);
Крикунов – Росен – Стрёмвалль, Александров – Эллис;
Лугин – Коллинз – Архипов, Погоришный – Назаревич;
Капустин – Точицкий – Алтыбармакян, Александров – Петров;
Томилин – Калетник – Рәхимуллин (Старков), Гордеев.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Ожиганов – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Педан – Абросимов;
Фисенко – Основин – Лукоянов, Журавлёв – Мусин;
Петров – А. Галимов – Э. Галимов (Воронков), Лямкин.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” – “Металлург” уены 13 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10