ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслим үзәк хастаханәсенә эшкә яңа белгечләр кайткан

8 сентябрь 2019, 22:03 , Фото: muslumirc.ru/news/stati/rayon-zk-khastakhansen-eshk-yaa-belgechlr-kaytty

Мөслим үзәк хастаханәсенә эшкә яңа белгечләр кайткан Районда яңа балалар табиблары, терапевт һәм невролог эшләячәк.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим район хастаханәсендә 4 яңа белгеч эшли башлады, дип яза район газетасы. 
 
Мөслим кызы, Казан шәһәренең 10нчы шәһәр хастаханәсендә табиб-невролог булып эшләгән Динара Гайфиева – невролог, Казан дәүләт медицина университетының “Педиатрия” бүлеген тәмамлаган Кадрия Садриева, Айзилә Бәдретдиновалар – участок табиб-педиатрлары, КДМУның ”Дәвалау эше” бүлеген тәмамлаган Лиана Шәрипова участок табиб-терапевты белгечлеге буенча эшли башлады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10