ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Лениногорск районының урак алдынгыларына байрак һәм премия тапшырылды

8 сентябрь 2019, 05:27 , Фото: zamansulyshy.ru/news/avyil/leninogorsk-rayonyny-urak-aldyngylaryna-bayrak-m-premiya-tapshyryldy-fotolar

Лениногорск районының урак алдынгыларына байрак һәм премия тапшырылды Билгеле булганча, нәтиҗәләрне комбайнның куәтенә карап, өч төркемгә бүлеп ясыйлар.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районында уракта яхшы күрсәткечләргә ирешүче механизаторларга күчмә байрак һәм премия тапшырылды. Һәр хуҗалыктагы комбайнчы янына район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков барып, эш торышы белән танышты, дип яза җирле газета. 
 
Билгеле булганча, нәтиҗәләрне комбайнның куәтенә карап, өч төркемгә бүлеп ясыйлар. Куәтле комбайннар арасында “Хәйретдинов Н.Л” фермерлык хуҗалыгында эшләүче Виктор Богачев җиңүче булды. Ул лидерлыкны ике атна рәттән ычкындырмый. Ул “Джон-Дир” комбайнында ике атна эчендә 1009 тонна бөртекле суктырган. Виктор Богачев әйтүенчә, аның 35 еллык эш стажы бар.
 
"Башта “Ленинский путь” колхозында эшләдем. Менә 11 ел – “Хәйретдинов” хуҗалыгында. Уңыш быел әйбәт, кайбер кырларда гектарыннан 40 центнерга кадәр уңыш алдык", - ди ул.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10