ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сабада урак төгәлләнүгә таба бара

8 сентябрь 2019, 01:28 , Фото: saby-rt.ru/news/rayon/urak-togllng-bara

Сабада урак төгәлләнүгә таба бара Комбайнчыларның 2 мең гектарда эш башкарасылары калды.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Тагын берничә көннән, көннәр явымсыз торса, Саба районында күп кенә хуҗалыклар уракны төгәлли. Эшне быел һава шартлары аркасында сабан бодаеның өлгереп җитмәве дә тоткарланды, дип яза район басмасы. 
 
Игенче-механизаторлар ярышында “Мөхәммәтшин” хуҗалыгыннан Айрат Хәмитов (“Акрос”) алда бара. Ул, 4 сентябрьне кертеп, 16179 центнер ашлык суктырды. 
 
“Саба” җәмгыятеннән Айрат Галимуллин һәм Рөстәм Газизҗановның (“Джон-Дир”) эш күрсәткечләре 15939ар центнер, Рәис Шакировныкы (“Мөхәммәтшин”) – 14830, Зөлфәт Мөбарәковныкы (“Челенджер”) – 13569, “Сатыш” бүлекчәсеннән Илһам Гыйльметдиновныкы 13598 центнер тәшкил итә. 
 
Комбайнчыларның 2 мең гектарда эш башкарасылары калды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10