ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманда “Өлкән буын” проекты тормышка ашырыла башлады

8 сентябрь 2019, 04:11

Ул авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга юнәлдерелгән.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Татарстан Республикасында "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 2 сентябреннән "Өлкән буын" проекты старт алды. Сарманда атна башыннан бу яшь категориясенә кергән 45 өлкән кеше тиешле процедураны үтте, дип яза җирле басма.
 
Ул авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыруга, шул исәптән халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле булган йогышсыз авыруларны ачыклауга скрининглар уздыруга юнәлтелгән. 
 
Районда 23 җирлектә 65 яшьтән өлкән булган 4005 кеше яши. Ярдәм бигрәк тә хәрәкәт итү авыр булган авылда ялгыз яшәүчеләр өчен кирәк. 
 
Илкүләм проект кысаларында бүленеп бирелә торган яңа "LADA Largus" автомобиле районның ерактагы торак пунктларыннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, Җәлил район, Саклаубаш авыл участок хастаханәләренә, Александровка табиблык амбулаториясенә китерүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10