ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарманда туачак йөзенче балага 100 мең сум акча биреләчәк

8 сентябрь 2019, 00:17

Бала тууга кадәр ана кеше Сарман муниципаль районында кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында туучы балалар санын арттыру максатыннан һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, район Башкарма комитеты 100нче балага 100 мең сум күләмендә акча тапшыру турында карар кабул итте. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Аның нигезендә, бала тууга кадәр ана кеше Сарман муниципаль районында кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш. Баланың 2019 елның 1 январеннән соң туып, район Башкарма комитетының гражданнар хәле актларын теркәү бүлегендә 100нче булып дәүләт теркәве үтүе шарт, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10