ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спас районына биреләчәк грант күләме 480 мең сум тәшкил итәчәк

8 сентябрь 2019, 07:27 , Фото: spas-rt.ru/news/novosti/arkhiv-grant-otty

Спас районына биреләчәк грант күләме 480 мең сум тәшкил итәчәк Конкурска ике номинациядә тәкъдим ителгән 34 проекттан бары тик 14 проектка гына ел ахырында бүләкләр тапшырылачак.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының архив бүлеге муниципаль архивлар арасында уздырылган республика конкурсы җиңүчеләре исемлегенә керде. Архив бүлегенә 480 мең сумлык планетар сканлаштыруның автоном комплексы һәм аңа кирәк-яраклар рәвешендә грант ярдәме күрсәтеләчәк, дип яза җирле басма. 
 
Конкурска ике номинациядә тәкъдим ителгән 34 проекттан бары тик 14 проектка гына ел ахырында бүләкләр тапшырылачак. Гөлсинә Җиһангирова җитәкчелегендәге архив бүлеге тарафыннан “Тарихтан башка фән юк, архивтан башка тарих юк” дигән проект ясалды (“Россия Федерациясе архив фондының һәм башка архив документларының саклыгын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм” номинациясе). 
 
Проектның максаты – халык депутатлары район советы (1930-1996 еллар), район газетасы редакциясе (1930-1999 еллар), район советы башкарма комитетының күчерү бүлеге (1952-1958 еллар), авыл җирлекләренең хуҗалык китаплары (1934-1945 еллар) документларыннан файдалануның электрон фондын булдыру. 
 
Проектны тормышка ашыру 2020-2026 елларга билгеләнгән, ә алга куелган бурычлар арасында - фондларда булган документларны саклау, аларны тиз табуны тәэмин итү, архив эше өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын арттыру. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10