ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәннең Югары Кәминкә балалар бакчасы ремонтына 6 млн сум акча тотылган

8 сентябрь 2019, 08:10 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/yugary-kminkd-balalar-bakchasy-remontyna-6-million-sum-akcha-totylgan

Чирмешәннең Югары Кәминкә балалар бакчасы ремонтына 6 млн сум акча тотылган Җиһазлар алуга район да үз өлешен керткән.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Югары Кәминкәдә балалар бакчасы ремонтына 6 млн сум акча тотылган. Бу авылда, капиталь ремонттан соң, “Карлыгач” балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты, дип яза район газетасы.
 
"Бакча ремонтка ябылгач, кайберәүләрдә, яшермим: ”Бу бина кабат ачылырмы икән?” – дигән шик туды, - ди Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев. – Чөнки ремонт барган вакытта балалар бакчасы өчен мәктәптә урын табылды һәм, шунысы да бар - авылда балалар аз". 
 
1986нчы елда төзелгән бакча бинасы заманында матур, уңайлы булса да, соңгы вакытта заман таләпләренә туры килми башлый.
 
Ремонт республика программасы буенча ясалган. Биредә төзекләндерү эшләренә 6 млн сумга якын акча тотканнар. Моңардан тыш, җиһазлар алуга район да үз өлешен керткән.
 
"Төзүчеләргә рәхмәт, бөтен эшне җиренә җиткереп башкарганнар. Мондый бакчаларны шәһәрләрдә дә сирәк күреп була", - диде үз чыгышында тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.
 
Бакча бинасында осталар кулы тимәгән бер генә урын да калмагандыр, хәтта уен мәйданчыклары да яңартылган. Әлеге матурлыкны күреп, балалар да, өлкәннәр дә сөенде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10