ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым акчасына яңа трактор алганнар

8 сентябрь 2019, 02:40 , Фото: nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/chirmeshn-avyl-irlegen-yaa-traktor-kaytkan

Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым акчасына яңа трактор алганнар Ул кышын урамнар юлларын чистартырга, ә башка вакытта чүп үләннәрен чабарга тотылачак.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән авыл җирлегенә яңа трактор кайткан. Әлеге көпчәкле “Беларусь” тракторын үзсалым акчаларына алганнар, бәясе – 1 миллион 465 сум, дип хәбәр итә район газетасы. 
 
"Бу техника бик кирәк иде, бигрәк тә кышын урамнар юлларын чистартырга, ә башка вакытта чүп үләннәрен чабарга, кирәк-яракка, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. – Аңа тагылма агрегатлар да кайтты. Әле тагын көрәген һәм арба да алабыз, аңа акчабыз бар".
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10