ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Балык Бистәсенең Анатышында 40 ел элек төзелгән балалар бакчасы ремонтланган

7 сентябрь 2019, 23:42 , Фото: rsloboda-rt.ru/news/җәmgyiyat/anatysh-avylynda-kapital-remonttan-so-kolosok-balalar-bakchasy-achyldy

Балык Бистәсенең Анатышында 40 ел элек төзелгән балалар бакчасы ремонтланган Мондый күләмдәге ремонт әле биредә булмаган.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Гөлназ Зарипова). Балык Бистәсе районы Анатыш авылында капиталь ремонттан соң “Колосок” балалар бакчасы ачылды. Бина төзелүгә 40 ел, дип яза "Авыл офыклары" газетасы. 
 
Мондый күләмдәге ремонт әле биредә булмаган. “Бакчаны бүген танып та булмый. Бик сөендек. Балаларыбыз өчен барлык уңайлыклар да эшләнгән”, - диде бәйрәмгә килгән ата-аналар. 
 
Балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр өчен бәйрәм көн бу. Төзекләндерүдән соң ачылган бина әллә каян күренеп, балкып тора. Бакчада өч тәрбияче, ике балалар караучы, бер пешекче хезмәт куя.
 
“Бүгенге бинаны элекке вакыт белән чагыштырсак - җир белән күк аермасы. Җылы, якты, чиста бакчада бүгеннән яңа тормыш башлыйбыз”, - ди бакча тәрбиячесе Елена Громова.
 
Кунакларны әлеге бакчага йөрүче сабыйлар җырлар башкарып, шигырьләр сөйләп каршы алдылар. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Илдар Таҗетдинов, СК ПМК-6 төзелеш компаниясе директор урынбасары Раян Әбүзәров, әлеге балалар бакчасы җитәкчесе Татьяна Потапова чыгыш ясады.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10