ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” китабы үзгәрешләр кертелмичә тәрҗемә ителәчәк

7 сентябрь 2019, 17:48 , Фото: Салават Камалетдинов

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” китабы үзгәрешләр кертелмичә тәрҗемә ителәчәк Китап 2020 елда басылып чыгарылыр дип планлаштырыла.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлфия Авзалованың “Үзем турында” китабы текстка үзгәрешләр кертелмичә тәрҗемә ителәчәк. Бу хакта Әлфия Авзалова фонды президенты Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Әлфия Авзалованың “Үзем турында” китабы һәм истәлекләр тупланган җыентык рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк. Китап 2020 елда басылып чыгарылыр дип планлаштырыла.

Әлфия Авзалованың үзе язган китапта балачагы һәм әти-әнисе турында хатирәләр бар. Социаль челтәрләрдәге татар җәмәгатьчелеге бу китапның кайбер өлешләрен тәрҗемә итмәскә кирәк дигән фикер үткәрде. Бу татар ир-атын начар яктан күрсәтә дип борчылучылар бар.

“Әнинең китабы ничек язылган – шулай тәрҗемә ителәчәк. Аңа ничек үзгәрешләр кертим ди инде?! Мин аларның Гөлшат апа Зәйнашева белән ничек эшләгәннәрен шулкадәр яхшы хәтерлим. Әни үзе пәрәмәчләр ясый, үзе Гөлшат апага сөйли. Ул вакытта диктофоннар юк иде – Гөлшат апа язып бара. Бәхәсләшеп тә китәләр. Алар шулай бергәләп уйлап-киңәшеп, бәхәсләшә-бәхәсләшә эшләделәр”, - ди Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

  • Әлфия Авзалованың “Үзем турында” китабы һәм истәлекләр тупланган җыентык 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды тарафыннан нәшер ителгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10