ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлфия Авзалова фонды талантлы музыкантларны эзләп экспедициягә чыга

7 сентябрь 2019, 17:20 , Фото: Салават Камалетдинов

Әлфия Авзалова фонды талантлы музыкантларны эзләп экспедициягә чыга Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальне оештыручылар ел дәвамында сайлап алу турлары уздыра.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлфия Авзалова исемендәге II халыкара фестиваль экспедиция форматында үткәреләчәк. Бүген оештыручылар журналистлар белән очрашуда фестивальгә әзерлек һәм фонд яңалыклары турында сөйләделәр.

“Без Татарстанны алты зонага бүлеп, шулар буйлап экспедицияләргә чыгачакбыз. Максатыбыз – талантлы яшьләрне һәм бигүк яшь булмаган талантларны эзләү. Безнең сәяхәтебез октябрь аеннан башлана һәм 2010 елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк”, - дип мәгълүмат бирде фонд вәкиле Айгөл Нурисламова.

Конкурслар өчен экспедиция тукталачак нокталар - Чаллы, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Чүпрәле, Кукмара, Питрәч. Сайлап алу туры Казанда ике көн дәвамында үтәчәк.

Конкурста 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Беренче конкурста катнашучылар яңадан да катнаша алалар.

“Безне дөньякүләм югарылыкка чыгу амбицияләре булган музыкантлар кызыксындыра. Әлфия Авзалова үзе дә дөнья югарылыгында фикер йөртә торган шәхес иде, кысаларга кермәде. Аның иҗади мирасында төрле юнәлешләр бар. Конкурсантлар җырчының иҗади мирасыннан теләгән җырны сайлап ала алалар. Безнең фондның да амбицияләре зур һәм без иң талантлыларны чакырабыз”, - диде проектның музыкаль продюсеры Валерий Коротков.

Гала-концерт октябрьгә планлаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10