ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Сәнәгать министры: Энергетика – Татарстанның икътисади кан әйләнеше системасы ул

7 сентябрь 2019, 17:09 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Сәнәгать министры: Энергетика – Татарстанның икътисади кан әйләнеше системасы ул Казанның Горький исемендәге паркы дүртенче тапкыр "#БергәЯктырак" Бөтенроссия фестивален кабул итә.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Александра Давыдова). Бүген Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “БергәЯктырак” бөтенроссия энергия саклау һәм экология фестивале үткәрелә.

Бәйрәм кунаклары өчен төрле күргәзмә һәм күңел ачу мәйданчыклары: “Энергонәтиҗәле технологияләр бульвары”, газ-мотор техникасы күргәзмәсе, балалар мастер-класслары һәм спектакльләре, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм студентлары парады һәм башкалар оештырылган.

"Сүз дә юк, Хөкүмәт энергияне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Бездә аерым программалар гамәлгә ашырыла, чөнки, Россия Федерациясенең индустриаль яктан алга киткән төбәкләренең берсе. 85 төбәк арасында без җитештерелә торган продукция күләме, тулаем төбәк продукциясе күләме буенча бишенче урында торабыз”, – диде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. Ул энергосистеманың Татарстан икътисады һәм торак – коммуналь хуҗалыгының кан тамыры системасы булуын да өстәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10