ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Спас районында Беслан фаҗигасенә багышланган сыйныф сәгате узган

7 сентябрь 2019, 22:03 , Фото: spas-rt.ru/news/novosti/beslan-faigase-mge-onytylmas

Спас районында Беслан фаҗигасенә багышланган сыйныф сәгате узган Укучылар шушы фаҗига турында тыңлап, “Дети Беслана” видеоязмасын караган, тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшергән.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Иж-Борискино авылы китапханәчесе Надежда Данилина белән укытучы Татьяна Аптрейкина Беслан фаҗигасенә багышланган класс сәгате үткәрделәр. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Укучылар шушы фаҗига турында тыңлады, “Дети Беслана” видеоязмасын карады, тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
 
Класста “Без тынычлык өчен!” һәм “Террорчылыкка – юк!” темасына плакатлар һәм китаплар күргәзмәсе ясалды. Террорчылар кулыннан һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10