ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлфия Авзалова каберенә куеласы таш җырчы васыятендәгечә ясалган

7 сентябрь 2019, 16:10 , Фото: Салават Камалетдинов

Әлфия Авзалова каберенә куеласы таш җырчы васыятендәгечә ясалган 20 сентябрьдә Яңа татар бистәсе зиратындагы Әлфия Авзалова каберенә таш куелачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Легендар татар җырчысы Әлфия Авзалова каберенә куеласы һәйкәл-таш җырчы үзе васыять итеп калдырганча итеп ясалган. Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова журналистлар белән очрашуда хәбәр итүенчә, таш инде әзерләнеп килә.

20 сентябрьдә Яңа татар бистәсе зиратындагы Әлфия Авзалова каберенә таш куелачак. Әлеге вакыйга тантаналы шартларда үтәчәк. Ачылу тантанасы 10.00 сәгатьтә билгеләнгән. Кабер өстенә куеласы таш сәхнә шикелле итеп эшләнгән һәм анда Әлфия Авзалова образы сурәтләнгән. Һәйкәл җырчының зурлыгында ясалган. Скульптор – Фәнил Вәлиуллин. Әлфия Авзалова яшәгән йортка куелган истәлек тактасын да ул ясаган иде.

“Әни 25 ел дәвамында мин Казанга кайткан саен табын артына утыргач сүзен “Мин үлгәч” дип башлый иде. Ул җентекләп безгә васыятьләрен җиткерә иде. Кайткан саен озату мәрасимендә киертеләсе һаман да шул бер күлмәген күрсәтте”, - дип искә алды Авзалова-Нигъмәтҗанова.

“Зиратта “Мин менә шулай басып тора торган урын табыгыз”, дия иде. “Мине халкым күреп торсын. Мин халкыма ачык”, дия иде. Без әни сүзләренә туры килә торган, кешегә күренә торган урын сайладык. Әлегә ул әйткәнчә бара”, - дип дәвам итте Әлфия Авзалованың кызы.

“Безне бу эшне озакка сузганга тәнкыйтьлиләр дә, әмма без грунтның табигый юл белән утырып беткәнен көттек. Чөнки һәйкәл бик авыр”, - дип аңлатты оештыручылар.

  • Бүген Әлфия Авзалова фондын оештыручылар журналистлар белән очрашып фонд эшләгән эшләр белән һәм алдагы планнары белән таныштырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10