ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Соңгы өч елда Татарстанда 9 млрд сумлык 26 сөт комплексы төзелде

7 сентябрь 2019, 15:57

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019-2020 елларга эре сөт комплекслары төзү планын эшләде һәм гамәлгә ашыра.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2016-2018 елларда 28 мең баш савым сыерына исәпләнгән 26 заманча сөт комплексы файдалануга тапшырылды, инвестицияләр күләме якынча 9 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әлеге объектларның иң эреләре республиканың алты районында төзелгәнлеген әйтте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Мамадыш районында «Агросәнәгать комплексының азык-төлек программасы» ҖЧҖдә 1800 һәм 2400 башка исәпләнгән ике сөт комплексы, Кукмара районында – Вахитов исемендәге хуҗалыкта 1200 башка, «Урал» АХҖда – 1000 башка, Әтнә районында – «Таң» хуҗалыгында - 1000 һәм «Тукай» ҖЧҖендә 1200 башка исәпләнгән ике сөт комплексы файдалануга тапшырылган.

Шулай ук Балык Бистәсе районында 1000 башка исәпләнгән «Кулон Агро» ҖЧҖдә, Әлмәт районында 1070 башка исәпләнгән Н.Е.Токарликов исемендәге АҖдә һәм Әлки районында «Хузангай» ҖЧҖдә 3 мең башка исәпләнгән сөт комплекслары төзелде.

Хуҗалыкларда яңа сыер абзарлары төзү белән беррәттән гамәлдәгеләре дә яңартыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10