ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешәндә “Күлле” паркын яңартырга керешкәннәр

7 сентябрь 2019, 20:36 , Фото: nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshnd-klle-park-matur-bulyr

Чирмешәндә “Күлле” паркын яңартырга керешкәннәр “Күлле” паркын яңарту республика акчаларына “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында башкарыла.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән үзәгендәге күл тирәсендә быел 10 миллион 600 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге паркны матурайту киләсе елда да дәвам итәчәк. Район газетасы шул хакта яза. 
 
“Күлле” паркын яңарту республика акчаларына “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында башкарыла. Хәзер анда күл тирәли брусчаткадан тротуар юллар ясала, аның берсе өстәрәк, икенчесе яр кырыеннан ук булачак. Яктыркычлар урнаштыру һәм тирә-юньне тигезләп, матурайтып, газон үләне чәчү дә күздә тотыла.
 
Киләсе елда монда балалар һәм яшьләр өчен мәйданчыкларны яңартмакчылар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10