ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Урыссуның Балалар иҗаты йортында яңа түгәрәкләр хакында әти-әниләргә сөйләгәннәр

7 сентябрь 2019, 19:24

Урыссуның Балалар иҗаты йортында яңа түгәрәкләр хакында әти-әниләргә сөйләгәннәр Быел өстәмә белем бирү үзәге яшь буынга уннан артык юнәлештә белем бирүне планлаштыра.
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазының Урыссу бистәсендә урнашкан Балалар иҗаты үзәгендә өч яшьтән алып 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның ата-аналары өчен кичә ачык ишекләр көне узды, дип яза җирле басма. 
 
Быел өстәмә белем бирү үзәге яшь буынга уннан артык юнәлештә белем бирүне планлаштыра. Алар – кулинария, шахмат, хореография, лидерлар мәктәбе һәм башкалар.
 
Моннан тыш, яңа төр юнәлештә эшләячәк түгәрәкләр дә оештырылачак. Ачык ишекләр көнендә Балалар иҗаты үзәгенә килгән балалар өчен педагоглар мастер-класслар күрсәтте, аларны тәмле камыр ашлары белән сыйлады. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10