ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда үлем белән тәмамланган һәлакәт видеосы чыкты

7 сентябрь 2019, 15:40 , Фото: соцсети

Татарстанда үлем белән тәмамланган һәлакәт видеосы чыкты
 Кичә кич белән республиканың Питрәч районында «Мицубиси» һәм «КАМАЗ» катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Шаһитлар Татарстанда "Мицубиси" внедорожнигы йөк машинасы астына кереп киткән юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

"Алдагы көнне кич белән республиканың Питрәч районында Иске Шыгали янында "Мицубиси Паджеро" машина йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ”га килеп бәрелгән”, – дип сөйләделәр агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Авариядә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында үлгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10