ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә табышның дүрттән өч өлешен терлекчелек бирә

7 сентябрь 2019, 14:55

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, терлекчелек продукциясен сатудан акчалата керем 16 процентка арткан.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда терлекчелек тармагында акчалата керем 16 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада агымдагы елның сигез аенда авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 60 млрд сумга җиткән. Шул исәптән терлекчелек продукциясен реализацияләүдән – 46 млрд сум булган. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк, диде Марат Әхмәтов. «Үсеш, нигездә, сөт тармагы хисабына бара», - диде министр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының гомуми табышында 78 проценты терлекчелек өлешенә туры килә. Быел сигез айда хуҗалыклар сөт сатудан 18,7 млрд сум акча алган, бу 2018 ел белән чагыштырганда 127 процент тәшкил итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-август айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында 915,6 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның сигез ае күрсәткеченә карата 104 процент), 265,6 мең тонна терлек һәм кош ите (102 процент) әзерләнгән.

Республикада дуңгызчылык һәм кошчылык буенча эре предприятиеләр продукция җитештерүне арттыралар. Мәсәлән, ел башыннан 807,6 млн данә йомырка алынган, бу узган елның гыйнвар-август айлары күрсәткеченнән 9 процентка артып китә.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында мөгезле эре терлекләр саны 721,5 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 242,5 мең баш сыер бар. «Мөгезле эре терлекләр, шул исәптән сыерлар саны, республикада тотрыклы. Дуңгызларның баш саны 18 меңгә арткан, бу – 104 процент [узган ел белән чагыштырганда]», – диде Марат Әхмәтов.

7 сентябрьгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлегенә 3 мең 751,2 тонна сөт савылган, 3 мең 527 тонна сатылган. Бу узган елның шушы датасына караганда 3,7 һәм 5 процентка күбрәк, дип аңлаттылар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10