ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда бакча йортында янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган

7 сентябрь 2019, 14:26 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда бакча йортында янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган
 Янгын кичә иртән республиканың Тукай районы «Дубравушка» бакчачылык ширкәтендә чыккан.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында 67 яшьлек ир-ат дача йортында янгында үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Алдагы көнне 6.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номерына «Дубравушка»да кечкенә бакча йорты януы турында хәбәр килде», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

20 минуттан соң ут чыккан дачага «Комсомолец» оешмасы хезмәткәрләре килә. Алар килеп җиткән вакытта йортның түбәсе эчкә ишелеп төшә һәм бина тулысынча ут белән каплана.

Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр йорт болдыры янында 67 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен табып ала.

Янгын сүндерүчеләргә 24 квадрат метр мәйдандагы янгынны бетерү өчен 15 минут вакыт кирәк булган. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10