ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның 42 районы яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре алды

7 сентябрь 2019, 13:57 , Фото: Валерия Белова

Татарстанның 42 районы яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре алды
 2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм автопаркын яңартуга 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.

(Казан, 7сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның үзәк район хастаханәләренә бүген 42 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.

«Татарстанда, Россиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк, сәламәтлек саклауга игътибар арта. Федераль үзәк ярдәме белән сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүгә, ремонтлауга, төзүгә һәм аларны техник җиһазлауга республика бюджетыннан гаять зур кертемнәр - моның дәлиле», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

«Авыл халкы сәламәтлеген саклауга аерым игътибар бирелә. Соңгы елларда 461 ФАП һәм 23 табиб амбулаториясе төзелде, тагын 1500 ФАП һәм 95 амбулатория төзекләндерелде. Яңа автомобильләр сезнең катлаулы, әмма игелекле эшегездә ярдәм итәр дип чын күңелдән ышанам», – дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко сүзләренчә, стандартлар буенча «ашыгыч ярдәм» автомобильләре биш ел файдаланылганнан соң яңага алмаштырыла.

«Район үзәк хастаханәләренә һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә яңа автомобильләр бирелде. Без инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән августта 75 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырдык, шуларның 59ы Казан өчен иде. 25 сентябрьгә кадәр тагын 70 автомобильне районнарга тапшырачакбыз», - диде министр урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10