ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә

7 сентябрь 2019, 14:14 , Фото: Султан Исхаков/архив

Төзелеш министрлыгы: Татарстанда җылыту сезонына әзерлек тәмамланып килә
Көзге-кышкы чорга котельный һәм җылылык челтәрләренең 97 проценты әзерләнгән.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җылыту сезонына әзерлек ахырына якынлаша. Шул турыда төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

«<...> көзге – кышкы чорга 3 мең 119 мәгариф объекты (97 процент), 1995 сәламәтлек саклау объекты (97 процент), 2 мең 42 мәдәният объекты (95 процент), 205 спорт объекты (96 процент), 169 социаль яклау объекты һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге (99 процент) әзерләнгән», - диде Фролов.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары сүзләренчә, коммуналь өлкә объектларыннан 2 мең 30 котельный ягулык сезонына әзер. Бу аларның гомуми саныннан 97 процентын тәшкил итә. Ягулык сезонына 3 мең 138 км җылылык челтәре (шулай ук 97 процент), шулай ук 2 мең 369 су алу корылмасы (99 процент), 303 суүткәргеч насос станцияләре (98 процент), 17 мең 637 км суүткәргеч челтәр (98 процент) һәм 4 мең 80 км канализация челтәре (90 процент ) әзер.

Узган ел Казанда җылыту сезоны 1 октябрьдә башланды. Бу вакытка Татарстанның барлык социаль объектларына да җылы бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10