ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Петербургта Татарстан көнен "Әпипә" кинокомедиясе белән билгеләп үттеләр

7 сентябрь 2019, 12:05 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Петербургта Татарстан көнен Кичәнең тантаналы өлешен Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Илнең иң борынгы “Ленфильм” киностудиясендә, шул ук исемдәге кинотеатрда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар кысаларында "Әпипә" фильмы күрсәтелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел саен, инде дүрт ел дәвамында, Татарстан Республикасының Санкт–Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар циклы уздыра. Төрле чаралар – күргәзмәләр, лекцияләр, семинарлар, танылган татар эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар, презентацияләр уза.

Быел Илшат Рәхимбайның "Әпипә" музыкаль комедиясенең премьерасы төп чара булды.

“Ленфильм” киноүзәгенә төбәкнең татар җәмәгатьчелеге, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе администрацияләре вәкилләре, эшкуарлар, төбәкнең мәдәни даирәләре вәкилләре җыелды.

Кичәнең тантаналы өлешен Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты. Ул барлык җыелучыларны сәламләде һәм Татарстан кинематографистларының мюзикл жанрында төшерелгән әлеге кинолентаны күрү уникаль мөмкинлек, дип өстәде.

Аннары «Татаркино»ның генераль директоры Миләүшә Айтуганова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.“Бу тасма премьерасы шушы көннәрдә Казанда узды һәм без бу фильмның прокат тарихы булыр дип өметләнәбез. Баштан ук фильмның аз даирәдәге киноманнар өчен түгел, ә тамашачылар өчен булуын теләдек”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10