ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов: Дүшәмбе көнне дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгын көтәбез

7 сентябрь 2019, 11:13 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Марат Әхмәтов: Дүшәмбе көнне  дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгын көтәбез
 Татарстанның бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлаган кайбер хуҗалыкларында уртача уңыш гектарыннан 50 центнердан артып китә.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атна башына җыелган ашлык күләме 4 млн тоннадан артып китәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, атна урып-җыю эшләрен үткәрү өчен уңайлы булды һәм бу бөртекле культураларны урып-җыю темпларын тизләтергә мөмкинлек бирде, диде.

«Дүшәмбе көнне 4 млн тонна белән узган елгы 3,6 млн тонна ашлык чиген узарга планлаштырабыз. 10 процентка якын, яисә 150 мең гектардан кимрәк мәйдан (бөртекле культуралар) җыясы бар», – дип сөйләде Марат Әхмәтов һәм агымдагы уңышның узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән гектарыннан 4,0 центнерга артыграк булуын өстәде.

Кичә, 6 сентябрьдә, гектарыннан 40,1 центнер уңдырышлылык һәм 152,2 мең тонна тулаем җыем белән Зәй районы бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Элек моны Нурлат (103,5 мең тонна), Апас (83,8 мең тонна) һәм Кайбыч (55,0 мең тонна) башкарган иде, дип хәбәр итте министр. Бу районнарда уңдырышлылык гектардан - 32,2, 30,7 һәм 27,5 центнер булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10