ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркия табиблары йөрәккә уникаль операция ясады

7 сентябрь 2019, 10:18

Пациентка кайбер клиникаларда ТРСК кардиостимуляторын урнаштыру омтылышлары уңышсыз чыккан булган.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Төркия табиблары Серкан Дурду һәм Башар Җандемир Төньяк Кипрдан килгән пациентның йөрәгенә уникаль операция уздырды. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк кайбер клиникалар тромблар булу аркасында пациентка кардиостимулятор урнаштыра алмаган. Анкара университетының медицина факультетының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы укытучысы Серкан Дурду “Анадолу” агентлыгына операцияне лапароскопик, ягъни күкрәк читлеген ачмыйча, бераз кисем аша (озынлыгы өч сантиметрга якын) уздырулары турында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу алым пациентларга да, хирургларга да зур өстенлекләр бирә, ләкин мондый операцияләр дөньяның берничә клиникасында, шул исәптән Төркиядә генә үткәрелә. Бу очракта кан китү куркынычы бик аз, ә уңышлы тәмамлану проценты гадәти тулы операцияләр белән чагыштырганда күпкә югарырак, дип җиткерә кафедра укытучысы.

"Төркия табиблары 24 ел элек лимфома аркасында химия - һәм радиотерапия узган ТРСК пациентына операция ясадылар. Авыру сүзләренчә, дәваланганнан соң аның хәле начарланган, аерым алганда, йөрәк ритмында җитди бозулар барлыкка килгән. Пациент йөрәкнең кыска вакытлы тукталышын кичергәннән соң, табиблар аңа кардиостимулятор урнаштырырга тәкъдим иттеләр», - диде Дурду.

Аның сүзләренчә, пациентка кардиостимулятор урнаштыруның өч омтылышы кайбер клиникаларда уңышлы чыкмаган булган.

Дәвалаучы табибның Төркия коллегалары белән консультацияләвеннән соң пациентка лапароскопик операция ясау турында карар кабул ителде, дип җиткерә кафедра укытучысы
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10