ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Атабайда татар язучылары укучылар белән очрашты

7 сентябрь 2019, 08:41

Атабайга Рифат Җамал, Илсөяр Иксанова, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъдиләр килде.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш районы Атабай поселогында яшәүчеләр Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклеләре белән очрашты. Очрашуга профессор, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал, шагыйрә Илсөяр Иксанова, язучы, драматург Данил Салихов һәм драматург Рәдиф Сәгъди килде, дип хәбәр итә район газетасы сайты. 

Кунаклар атабайлыларга үз әсәрләре барлыкка килү тарихы турында, остазлары турында сөйләделәр. Истәлекләре белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар һәм хәзер нинди әсәрләр өстендә эшләүләре серен ачтылар.

"Мин безнең очрашуга сөенәм, - диде Рифат Җамал. – Бүген минем белән иҗади дусларым, танылган язучылар килде. Һәр язучы өчен үзенең укучылары белән аралашу чын бәхет ул".

Драматург Рәдиф Сәгъди ничек итеп детективлар, триллерлар яза башлавы турында сөйләде, шуның белән атабайлыларны җәлеп итте.

Кичә җанлы барды. Тамашачыларга Данил Салихов башкарган җырлар аеруча ошады. Авылда яшәүчеләр ул көнне көндәлек мәшәкатьләрен онытып тордылар, әдәбият һәм мәдәният дөньясына чумдылар. Мәгълүматларга бай очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды һәм һәр кешенең рухи дөньясын баетты, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10