ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмараның Аш-Буҗи, Кенәбаш, Манзарас авылларында яңа ФАПлар төзеләчәк

7 сентябрь 2019, 07:18

Программа 2020 елга тормышка ашырылыр дип көтелә.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында Федераль программа буенча 2020 елга Кукмараның Аш-Буҗи, Кенәбаш, Манзарас авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк, дип хәбәр итә район газетасы сайты.

Кабул итү, процедура, санузел, хуҗалык һәм коммуникацияләр урнашкан бүлмәләрдән торучы ФАПларның якынча бәясе 3 миллион сумны тәшкил итә.

Районда беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләре “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” республика программасы кысаларында яңартыла. Быел Сәрдекбаш авылына модульле ФАП кайтты. Бүгенге көнгә бинаның түбәсе ябылган. Алга таба сантехника, ут кертү, территорияне төзекләндерү эшләре тора. Шулай ук койма, тротуар, пандуслар ясыйсы бар, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10