ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Яшел Үзәндә шәһәр көне билгеләп үтелә - программа

7 сентябрь 2019, 06:12

Бәйрәм көнне иртәнге сигездән кичке унга кадәр чаралар каралган.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Шимбә, 7 сентябрьдә, яшел үзәнлеләр Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк. Район газетасы сайтында бәйрәм программасы басылган.

8.00-16.00 – «Маяк» спорт комплексында Шорин исемендәге марафон.

14.00 – шәһәр күлендә сыннар урнаштыру, «Пигмалион шоу».

15.00-17.30 – «Халыклар дуслыгы» фонтаны янындагы мәйданда «Шәһәр җыры» дип исемләнгән иҗади коллективлары чыгышы. Шул ук вакытта шәһәр күле буендагы «Ракушка» сәхнәсендә «Кукол БУМ» курчак театры чыгышы. «Муравейник» сәүдә үзәге янындагы скверда «Синең өчен җырлыйм республикам» шигырь иҗаты һәм авторлар җырлары фестивале. «Авангард» паркында «Street-ART» яшьләрнең вокал һәм бию коллективлары чыгышы.

Алга таба бәйрәм төп мәйданда «Авангард» стадионында дәвам итә.

16.00 - Яшь рәссамнарның арт-стенды. Авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары. Иң креатив Белмәмеш эшләпәсе ясау буенча бәйге.

17.00 – «Әбием тәмнүшкәләре», «Гигант яшелчә», «Нинди җиләк- җимеш» – бакчачылар өчен күргәзмәләр һәм конкурслар.

18.00 – «Авангард» стадионында төп сәхнәдә бәйрәмнең рәсми ачылышы, район һәм шәһәр бәйгеләрендә җиңүчеләрне котлау. Баласы туган гаиләгә коляска тапшыру.

18.30 – шәһәр иҗат коллективлары концерт программасы.

19.40 – диско-шоу.

21.00 – Мәскәү кавер-төркеме «Miami Dance» чыгышы.

Шәһәр көне 22.00 сәгатьтә бәйрәмчә пиротехник шоу белән тәмамлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10