ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Удмурт җәмгыяте җитәкчесе Алабугада Халыклар дуслыгы йорты кирәк дип саный

7 сентябрь 2019, 04:38

Бу хакта ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага җиткергән.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга Нуры", Гөлнур Якупова). Удмуртларның милли оешмасы җитәкчесе Наталья Сорокина Алабугада Халыклар дуслыгы йорты булырга тиеш дип саный. Бу хакта шәһәрдә виртуаль концертлар залы ачылу тантанасында ул ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага әйткән. 

Наталья Сорокина Алабугада удмурт милли мәдәниятен тәкъдим итәргә мөмкинлек булуына, концерт костюмнары тегәргә булышуларына район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шунан соң ул, залда утырганнар исеменнән, җыелыр өчен берәр урын, ягъни Халыклар дуслыгы йорты булуын теләр идек дип, Татьяна Ларионовага мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары бу мәсьәләнең бик актуаль булуы белән килеште һәм якын арада аны хәл итеп булачагына өмет белдерде.

"Безнең республикада 175 милләт яши. Төрле милләт кешеләре бергә тату яшәп, шәһәр-районнарны тагын да яхшырак итә. Бу хакта без мондый чаралар вакытында гына искә алабыз, нинди милләт һәм конфессияләргә караганыбызны беркем дә уйламый. Татарстанда лексиконнан “толерантлык” сүзе китте, ул түземлек дигәнне аңлата, ә без бер-беребезне яратабыз, аңлыйбыз һәм кабул итәбез", – дип билгеләп үтте Ларионова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10