ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алабугада классик концертларны виртуаль залда тыңлап була

7 сентябрь 2019, 03:50

10 сентябрьдә теләгән һәр кеше виртуаль залда Борис Березовский концертын онлайн-режимында карый алачак.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гөлнур Якупова). Алабуганың Үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залы ачылды. Ул “Мәдәният” милли проекты ярдәмендә тормышка ашырылды, дип яза Алабуга районы газетасы сайты.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова әлеге залның республикада эшләячәк 5 виртуаль залның берсе булачагын әйтте. "Программага керү баллы 120 иде, без 150 балл җыйдык һәм җиңүчеләрнең беренче категориясенә кердек. Ә откан акчага профессиональ тавыш аппаратурасы алдык", - диде ул.

Виртуаль концерт залы килешү нигезендә Мәскәү филармониясенә тоташа, техник мөмкинлекләр филармониядә барган концертларны карау мөмкинлеге бирә.  "Хәзер зур шәһәрләргә бармыйча, Алабугада классик музыка белән хозурлану мөмкинлеге бар", - диде Юлия Нәҗипова.

Виртуаль зал ачылган көнне тамашачылар дирижер Юрий Симонов җитәкчелегендәге Мәскәү филармониясенең академия симфоник оркестры тәкъдим иткән музыкаль әсәр тыңладылар.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, зал ачылу белән котлап: "Виртуаль концерт залы – мәдәниятне халыкка җиткерүнең яңа төре. Виртуаль зал өчен теләсә кайсы мәдәният учреждениесе мәйданчык булырга мөмкин, ә сезнең шәһәрдә шулкадәр кызыклы учреждениеләр бар, аларның һәрберсе мондый залны үзендә урнаштыруга дәгъва итәрлек", - диде.

10 сентябрьдә теләгән һәр кеше виртуаль залда Борис Березовский концертын онлайн-режимында карый алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10