ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апасның Халыклар дуслыгы йортына яңа автобус тапшырылды

7 сентябрь 2019, 02:27 , Фото: apastovo.ru/

Апасның Халыклар дуслыгы йортына яңа автобус тапшырылды Автобус Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелде.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районының “Халыклар дуслыгы“ йортына Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан “Форд“ автобусы бирелде. Әлеге автобусның ачкычы тантаналы шартларда “Халыклар дуслыгы“ йорты җитәкчесе Гөлнара Галиәкбәровага тапшырылды, дип хәбәр итә Апас районы газетасы сайты.

"Республика буенча 5 автобус бирелде. Аның берсе – Апаста! Матур итеп, дус-тату эшләгез. Бар җирдә дуслык, татулык, бердәмлек булсын", – диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачкычны тапшыру тантанасында.

  • Апас "Халыклар дуслыгы" йорты район мәдәният йортында урнашкан һәм төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны булып тора.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10