ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәт районында табибларга мобиль поликлиникада күренергә мөмкин

7 сентябрь 2019, 01:16

Аның максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау.

 (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында мобиль медицина комплексы үз эшчәнлеген башлап җибәрде, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы сайты. 

Беренчеләрдән булып мобиль поликлиника Рус Акташы авылына юнәлгән.

Сигез атна дәвамында авылларда яшәүчеләргә тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла. Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. Биредә регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, хирург бүлмәләре бар. Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. 

Мобиль поликлиника «КАМАЗ» машинасы базасында булдырылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен, мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килүне дә оештырачаклар, диелә хәбәрдә.

  • Мобиль поликлиника республикада Сәламәтлек саклау милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10