ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рәис Сафин: Автомобильдә каешны эләктерү авариядә исән калу шансын бишкә арттыра

7 сентябрь 2019, 00:02

30 сентябрьдә кадәр республикада “Хәвефсезлек каешы” оператив-профилактика чарасы уза.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы баш автоинспекторы Рәис Сафин "Хәвефсезлек каешы" оператив-профилактика операциясе кысаларында автомобильдә каешны эләктерүнең әһәмиятен искәртә. "Хәвефсезлек каешы белән эләктерелгән кешенең авариядә исән калу шанслары биш тапкыр күбрәк", - ди ул. Аның кисәтүе "Әлки хәбәрләре" газетасы сайтында урын алган. 

"Транспорт хәвефсезлеге үзәкләре тикшеренүләре күрсәткәнчә, хәвефсезлек каешлары куллану авария очрагында машина йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлеме яисә җәрәхәт алуы ихтималын 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирларныкын - 25 процентка киметә. Каеш белән эләктерелгән кешенең машина әйләнеп капланганда исән калу ихтималы биш тапкыр күбрәк", - ди Рәис Сафин.

  • Республика күләмендә уздырылар торган "Хәвефсезлек каешы" операциясенең төп максаты – хәвефсезлек каешы куллану белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10