ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Чечня халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлады

6 сентябрь 2019, 21:42 , Фото: скриншот поста instagram.com/rusminnikhanov/

Миңнеханов Чечня халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлады Әлеге бәйрәм турында указны Чечня Республикасының беренче президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыров 2002 елда имзалаган.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровны һәм Чечня халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлады.

"Туганым Рамзан Кадыровны һәм Чечня Республикасы халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлыйм", - дип яза Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә.

"Тынычлык, игелек, муллык һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән", - дип әйтә ул.

Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көнен билгеләп үтү турында указны Чечня Республикасының беренче президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыров 2002 елда имзалаган.

Төбәктә яшәүчеләргә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров мөрәҗәгать иткән. "Бу бәйрәм чеченнар җәмәгатьчелегенең берләшүе, тынычлык һәм республика үсеше символы булды", - дигән ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10