ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Казан» берләшмәсе гендиректоры Путинга Көнчыгыш космодромы төзелешен күрсәтте

6 сентябрь 2019, 20:37 , Фото: kremlin.ru

«Казан» берләшмәсе гендиректоры Путинга Көнчыгыш космодромы төзелешен күрсәтте
 Көнчыгыш космодромының икенче чираты объектлары графиктан бер айга алдан төзелә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе генераль директоры Равил Җиһаншин Россия Президенты Владимир Путинга Амур өлкәсендә Көнчыгыш космодромының икенче чиратындагы төзелеп килүче объектларны күрсәтте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы космодром объектларын карады, «Ангара» космик ракета комплексының старт комплексын төзү проекты эшчәнлеге барышы белән танышты. Аннан Көнчыгыш һәм перспективалы ракета комплекслары космодромы инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. 

Космодромда дәүләт башлыгын белән Россия оборона министры Сергей Шойгу, Россия Хөкүмәте Рәисенең оборона-сәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Юрий Борисов һәм Роскосмос генераль директоры Дмитрий Рогозин булды.

Владимир Путин  Көнчыгыш космодромында икенче чиратны тапшыру вакыты белән  берничә тапкыр кызыксынды. «Графикка минем тарафтан кул куелды. Мин җавап бирәм», - дип ышандырды Дмитрий Рогозин. Бу хакта үз Twitter'ында РИА Новости хәбәрчесе сөйләде.

  • «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе 2017 елның декабрендә Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Көнчыгыш космодромы икенче чираты төзелешенең генераль подрядчысы итеп билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10