ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы сакланачак

6 сентябрь 2019, 20:14 , Фото: архив/Михаил Захаров

Киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы сакланачак
 Көндез һава +24 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Хәзер һава шартларын Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә, шул исәптән республикада да, антициклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төбәктә уртача җылы һава торышы урнашты. Көнчыгыш районнарда аз гына яңгырлар күзәтелә, дип фаразлый синоптиклар.

Якын көннәрдә Татарстанда метеорологик хәлнең сизелерлек үзгәрүе көтелми. «Якшәмбе көнне һәм киләсе атна башында республика территориясендә җылы һава торышы сакланачак», - дип вәгъдә итә белгечләр.

Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр җылы булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 7 сентябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +18, +23 градуска кадәр җылы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10