ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык тәкъдимнәреннән документ формалаштырабыз

6 сентябрь 2019, 18:46 , Фото: tatarstan.er.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Халык тәкъдимнәреннән документ формалаштырабыз 
Парламент башлыгы сайтта һәм кайнар элемтәдә тәкъдимнәр калдырган татарстанлылар белән телефоннан сөйләште.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Казандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Минем депутат» системасына мөрәҗәгать иткән республика халкы белән аралашты. Парламент башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында гражданнарның барлык наказлары һәм тәкъдимнәре кертеләчәк документ формалаштырылачагын әйтте.

Татарстан халкыннан кергән барлык мөрәҗәгатьләр анализланачак һәм эшкә алыначак. «Мөрәҗәгатьләр, республика һәм муниципаль акчалар ярдәмендә гамәлгә ашырып булсын өчен, гомуми документка берләштереләчәк. Татарстан Президенты белдергәнчә, бу документны бюджет формалаштыру белән бер үк вакытта карарга кирәк. Сайлаучылар белән элемтәне югалтмаска тырышырбыз», – диде ул.

Сайлау кампаниясе чорында «Бердәм Россия» партиясе халык белән аралашу форматын киңәйтте. Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Безнең ишегалды», «Бердәм Россия көннәре» партия проектын буенча очрашулар уза. «Минем депутат» онлайн-сервисы эшли башлады. Аның ярдәмендә һәр кеше үз тәкъдимнәрен калдыра ала, аннан соң партиянең Татарстан бүлеге кандидатлары белән шәхсән фикер алыша ала.

«Барлык каналлар буенча сигез меңнән артык мөрәҗәгать керде. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәм гамәлдәге депутатлар гражданнарга дүрт меңнән артык җавап бирде. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, безгә ышаналар, өметләнәләр. Бу бик мөһим», - диде ул.

«Муниципалитет, торак кооперативы дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле проблемалар бар, республика дәрәҗәсендә карарлар кабул итү белән бәйле мәсьәләләр бар. Мөмкинлек булса, оператив рәвештә ярдәм итәбез», - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә республиканың төрле муниципалитетларында яшәүче берничә кешегә шәхсән үзе шалтыратты. Татарстанлылар инвалид бала өчен уңайлы мохит, хастаханәгә ашыгыч ярдәм машинасы бүлеп бирү, мунча төзү, юл чокырларын ремонтлау, шулай ук алданган өлешчеләр мәсьәләләрен хәл итүне сорадылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10