ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Путин "Казан" берләшмәсе төзи торган космодромны вакытында тапшырырга кушты

6 сентябрь 2019, 18:03 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин Көнчыгыш космодромы төзелешенең икенче чиратында 14 объект сафка бастырылачак, биредә 600дән артык кеше эшли.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).  Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш космодромының икенче чиратын тиешле вакытта тапшыруны таләп итте. Төзелешнең генподрядчысы – «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе. Дәүләт башлыгы космодром инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә төзелеш срокларын саклау кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Сездән тагын да җаваплырак мөнәсәбәтне һәм эшләрне оештыруның динамик темпын көтәм. Билгеләнгән барлык срокларны, шул исәптән югары класслы ракетаны кулланып беренче очышларны башкаруны да үтәргә кирәк», - диде Путин. «Әйткәнебезчә, ракета Көнчыгыш космодромыннан 2028 елда китәргә тиеш», - диде Россия Президенты.

Владимир Путин бүген космодромның икенче чираты төзелешендә булды, шулай ук беренче чираттагы берничә объектны карады. Роскосмос генераль директоры Дмитрий Рогозин Россия Президентын икенче чират объектларын төзү вакыты буенча үзгәрешләр юк, ә кайбер объектлар буенча хәтта бераз алга китеш тә бар, дип ышандырды.

«Алдан төзелгән график нигезендә бүгенге көндә срок буенча тайпылышлар юк. Хәтта бераз алданрак та эшләнә», – диде Рогозин.

Путинга төзелешнең югары темплары төзелешнең генподрядчысы – «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсе эшләрнең зур өлешен үз көче белән башкаруы сәбәпле булуын әйттеләр. Шулай ук вакытны һәм акчаларны экономияләү, финанслау схемасын мөмкин кадәр ачык итү хисабына ирешелүе турында хәбәр иттеләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10