ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Соцпакеттан баш тартучылар аеруча күп һәм аз булган районнар билгеле

6 сентябрь 2019, 16:14 , Фото: Султан Исхаков

Соцпакеттан баш тартучылар аеруча күп һәм аз булган районнар билгеле Бүген социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган 334 мең пациент регистрда тора.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда акчага караганда ташламалы дарулар белән тәэминатны өстен күрүчеләр күбрәк һәм азрак булган районнар билгеле. Аларны бүген Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева атады.

“Кайбер районнарда соцпакетны кире кагу күрсәткече уртачадан югарырак. Бу - Кукмара, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә, Баулы, Актаныш, Мамадыш, Ютазы, Балтач, Алексеевск районнары. Болар аутсайдерлар”, - диде Яркәева.

Бу эш яхшырак оештырылган районнарга килгәндә, болар Яңа Чишмә, Мөслим, Алабуга районнары. “Казанда бу вазгыять уртача республика дәрәҗәсендә”, - диде министр урынбасары.

Бүген социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган 334 мең пациент регистрда тора. Аларның 120 меңе ташламалы дарулар ала.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, быел программаны финанслау күләме 1 млрд 652 млн сум тәшкил итә. “Әгәр баш тартучылар бөтенләй булмаса, республика безнең гражданнарга препаратлар өчен 3,5 млрд сум ала алыр иде. Бу меңләгән сакланган тормыш, тормыш сыйфатын яхшырту”, - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10