ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда Наҗар Нәҗмине искә алдылар

6 сентябрь 2019, 14:31

Очрашу шагыйрьнең туган авылы Миңештедә дәвам итте.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Дүртөйле районында шагыйрь Наҗар Нәҗминең вафатына 20 ел тулу уңаеннан хәтер чарасы үтә. Шагыйрьнең туган төбәгенә якташлары, дуслары, танышлары, каләмдәшләре һәм дәүләт эшлеклеләре җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Шулай ук чарага шагыйрьнең кызы Алсу, кияве Ирек, оныгы Ансаф та килде. Шагыйрьләрдән Марат Кәримов, Гүзәл Ситдыйкова, Кадим Аралбай, Фәния Габидуллина, Флүр Галимов катнашлыгында үткән очрашу Наҗар Нәҗми хакындагы хәтирәләрне яңартты. Хәтер чарасы Наҗар Нәҗми һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Очрашу шагыйрьнең туган авылы Миңештедә дәвам итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10