ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Органик һәм фермер продукциясен закон нигезендә чикләргә тәкъдим итәләр

6 сентябрь 2019, 14:43

Безнең позиция органика, биопродукция, фермер һәм экологик чиста продукция кебек терминнарны төгәл итеп бүлүгә кайтып кала, диде Максим Протасов.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Буталчыклыкка юл куймас өчен, органик һәм фермер продукциясе төшенчәләрен закон нигезендә чикләргә кирәк. Россия сыйфат системасы җитәкчесе Максим Протасов Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Безнең позиция сез телгә алган терминнарны (органика, биопродукция, фермер һәм экологик чиста продукция) төгәл итеп бүлүгә кайтып кала. Хәзерге вакытта без аның хакында Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы коллегаларыбыз белән һәм Хөкүмәт мәйданчыкларында фикер алышабыз. Без закон нигезендә органик продукция дигән термин керттек.

Теләсә нинди мимикрия яки биологик продукциягә охшаган яисә яңгырашы, мәгънәсе ягыннан аңа якын торган нәрсәдер булдыру омтылышына чик куелырга тиеш. Ни өчен дигәндә, сез бик дөрес билгеләп үткәнчә, ул кулланучыны бутый, безнең исә моның өчен шартлар тудырырга яки кулланучыны ялгыш юлга кертергә хакыбыз юк», - диде Протасов.

Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы каршындагы органик техник комитет секретариаты кебек үк, Россия сыйфат системасы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, Россия базарында бары тик органик продукция булуына гына ирешү һәм мондый товарларның экспорт ягыннан җәлеп итүчәнлеген тәэмин итү өчен органика буенча стандартлар һәм законнарны камилләштерүне дәвам итәчәк, дип искәртте ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10