ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы башлыгы исеменә Хөкүмәт телеграммасы юллады

6 сентябрь 2019, 14:12 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы башлыгы исеменә Хөкүмәт телеграммасы юллады Нурлат районы игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлләде.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинга Хөкүмәт телеграммасы юллады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Алмаз Сәлим улы!

Сезне һәм Нурлат муниципаль районы игенчеләрен бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлләвегез уңаеннан ихлас күңелдән сәламләү сүзләрен җиткерәм. Бу Нурлат игенчеләренең зур хөрмәткә лаек тырыш хезмәт нәтиҗәсе, һәркемнең югары һөнәри осталыгы һәм гомуми эшкә үзеннән өлеш кертергә омтылу күрсәткече.

Сезнең барыгызны да намуслы хезмәтегез, туган илгә тугрылык үрнәге һәм куелган максатка ирешүдә үҗәтлек күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт җиңүләре теләп калам», - диелә телеграммада.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10