ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус шоферы ут капкан транспорт чарасындагы пассажирларны коткарган

6 сентябрь 2019, 13:16

Карл Маркс урамында автобусның двигателе яна башлаган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда автобус шоферы ут капкан транспорт чарасындагы пассажирларны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Карл Маркс урамында ут капкан кызыл автобусның видеосы дөнья күрде. Авыл хуҗалыгы академиясе янында транспорт чарасының двигателе яна башлаган. 2нче пассажир автотранспорт предприятиесендә ачыклык кертүләренчә, янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан.

«Автобус йөртүче Владислав Стрюков көзгедән транспорт чарасына ут кабуын абайлап алган. Бу вакытта салонда 40 кеше булган. Ул автобусны туктатып, кондуктор белән бергә пассажирларны төшергән, аларның берсенә дә куркыныч янамавына инанганнан соң, янгынны сүндерергә керешкән», - диде Темляков.

«Пассажирлар үзләрен тыныч тотты, эвакуация белән бәйле проблемалар булмады. Өлкән яшьтәге бер кешене автобустан төшергәндә генә кондуктор ярдәме кирәк булды», - дип ачыклык кертте ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе.

Владислав үзе әлеге гамәлен батырлыкка санамый. Аның фикеренчә, пассажирларның иминлеге мәсьәләсе – аның турыдан-туры вазифасы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10