ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

«Даруль-ифта» колл-үзәге якынлашып килүче сайлаулар турында сораулар кабул итә

6 сентябрь 2019, 13:28 , Фото: dumrt.ru

«Даруль-ифта» колл-үзәге якынлашып килүче сайлаулар турында сораулар кабул итә
Мөрәҗәгатьләрдә мөселманнарга Шәригать күзлегеннән чыгып сәяси чараларда катнашырга рөхсәт ителүе-ителмәве турында сорала.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» федераль мөселман колл-үзәгенә 2019 елның 8 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында сораулар килә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Мөрәҗәгатьләрдә мөселманнарга Шәригать күзлегеннән чыгып сәяси чараларда катнашырга рөхсәт ителүе-ителмәве турында сорала. Мөфтият белгечләре: «Мөселманнар сайлауларда катнашу өммәткә нинди файда китерәчәген аңларга тиеш. Сайлауларга бару – республикада урнашкан иҗтимагый-сәяси вазгыятькә карата гражданлык позициясен белдерү хокукы», – дип билгеләп үтә.

"Ислам - Татарстан һәм Россия үсешенең аерылгысыз өлеше, ә мөселманнар – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашучылары", - дигән фикердә тора Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

"Өммәтебез мәнфәгатьләреннән чыгып, үзебезнең гражданлык позицияне белдерергә безнең тулы хокукыбыз бар. Күп кенә мәсьәләләрнең уңай хәл ителүе теге яки бу рәвештә законнардан һәм сәяси вәзгыятьтән тора. Якынлашып килүче сайлауларда тавышны, һичшиксез, Ислам кыйммәтләрен аңлаучы һәм үстерергә әзер булучы кандидатлар өчен бирергә кирәк, дип уйлыйм", - ди мөфти .

Бүген, Татарстан Республикасы мәчетләрендә җомга намазлары вакытында мөселманнарга дөньяви дәүләт сайлауларында катнашу мөмкинлегенә кагылышлы төп сорауларны аңлаткан вәгазьләр укылачак.

  • «Даруль-ифта» – Рамазан аеның беренче көнендә эшли башлаган беренче федераль бушлай мөселман колл-үзәге. Үзенең эшчәнлек дәверендә колл-үзәк бөтен Россиядән, шул исәптән Төньяк Кавказ төбәкләреннән, 1400дән артык шалтырату кабул итте. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10