ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дигән ачык дәресләр үткәрелә

6 сентябрь 2019, 12:34 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мәдрәсәләрендә “Экстремизмга – юк!” дигән ачык дәресләр үткәрелә 11 сентябрь көнне ачык дәресләрне берьюлы өч дини уку йортында – Яр Чаллы, Әлмәт һәм Буа мәдрәсәләрендә үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөселман уку йортларында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында ачык дәресләр үткәрелә. Остазлар шәкертләргә ялган дини идеяләрне пропагандалый торган экстремистик төркемнәрдән саклану чаралары турында лекцияләр сөйли, дип яза ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мисал өчен, шундый ачык дәрес Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә узды. Мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев тыелган оешмаларның эшчәнлеген фаш итте, ялган мөселман агымнары һәм экстремистик әдәбиятның куркынычлыгы турында сөйләде.

Иң зур ачык лекция Россия ислам институтында беренче курс студентларына оештырылды. Лекцияне КИУның дини дисциплиналар кафедрасы мөдире, БИА доценты, “Исламда дини агымнар һәм төркемнәр” дәреслеге авторы Дамир (Сәет хәзрәт) Шаһавиев алып барды. Лекция темасы шулай ук радикализм һәм аның гуманизм, исламга каршы юнәлтелгән фикерләренә багышланды.

"Ислам турында аз гына булса да белемгә ия кеше шуны аңларга тиеш: экстремизм һәм дин – бер-берсенә капма-каршы төшенчәләр. Ислам – тынычлыкка, белемгә һәм үсешкә өнди торган дин", - дип ассызыклап узды Дамир хәзрәт.

11 сентябрь көнне ачык дәресләрне берьюлы өч дини уку йортында – Яр Чаллы, Әлмәт һәм Буа мәдрәсәләрендә үткәрү планлаштырыла. Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсендә ачык дәрес 18 сентябрьдә, Кукмара һәм Мамадыш мәдрәсәләрендә 22 һәм 30 сентябрьдә узар дип көтелә.

«Мөхәммәдия»дә ачык дәресне әлеге уку йортының директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып барачак. Лекцияләрендә остазлар экстремизм һәм терроризм төшенчәләренә ачыклык кертәчәк, аларның куркыныч булуы һәм ислам кануннары белән каршылыгы турында сөйләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10