ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кабан күле буе Ага Хан премиясендә җиңүгә дәгъва кыла алачак

6 сентябрь 2019, 11:55 , Фото: Рамиль Гали/архив, Салават Камалетдинов

Кабан күле буе Ага Хан премиясендә җиңүгә дәгъва кыла алачак 2017 елдан соңрак файдалануга тапшырылуга бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Кабан күле буе проекты жюри тарафыннан исәпкә алынмаган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Кабан күле буен төзекләндерү проектының киләсе циклларда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясендә җиңүгә дәгъва кылу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Премия директоры Фәррух Дерахшани «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Кабан күле буен төзекләндерү проекты бик тә кызыклы. Анда суны чистарту, яр буенда үсемлекләр, чәчәкләр утырту эше башланды. Бу бик тә мөһим момент, табигать әлеге урында чыннан да яңарыш кичерә башлады дигән сүз», - дип искәртте ул.

2019 елда 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылган һәм җәмәгать куллануында бер елдан да ким булмаган проектлар Ага Хан премиясен дәгъвалау бәйгесендә катнашу өчен сайлап алынды. Әлеге критерий буенча Кабан күле буен төзекләндерү проектын конкурста катнаштырмадылар.

Шунысын да искәртик: Татарстан Республикасы Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы премия лауреатларыннан (алар барлыгы - 6) берсе булды.

Архитектура өлкәсендәге премия Ага Хан тарафыннан 1977 елда гамәлгә куелган. Ул архитектура өлкәсендәге зур казанышлар өчен тапшырыла.

 

 

 

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10